news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тиңдәшсез программа»: Татарстан нинди юлларга 82 миллиард сумнан артык акча юнәлдергән

Татарстан муниципалитетларында җирле юлларны ремонтлауга 36,5 миллиард сум акча сарыф ителгән

«Тиңдәшсез программа»: Татарстан нинди юлларга 82 миллиард сумнан артык акча юнәлдергән
Татарстанда быел төбәк һәм җирле автомобиль юлларын ремонтлау һәм төзү эшләренә 82,2 миллиард сум акча юнәлдерелгән
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Быел Татарстанда беренче тапкыр торак пунктлардагы җирле юлларны ремонтлау буенча зур масштаблы эшләр башкарылды. Бу программа халыкның уңай бәяләмәсен алды. Моннан тыш, республикада зур объектлар төзү һәм юлларны яңа илкүләм проект буенча ремонтлау эшләре дәвам итте. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.

«Вак таш җәелгән юл авылга килеп җитү белән анда йортлар төзелә башлый»

Татарстанда быел төбәк һәм җирле автомобиль юлларын ремонтлау һәм төзү эшләренә 82,2 миллиард сум акча юнәлдерелгән, шуның 7,9 миллиарды - федераль бюджеттан, ә 1,6 миллиард сумнан артыгы муниципалитетларның юл фондыннан бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.

«2025 елда Татарстанның юл тармагында зур эшләр башкарылды. Яңа юллар файдалануга тапшырылды, беренче тапкыр шундый зур күләмдә урам-юл челтәре программасы гамәлгә ашырылды, яңа ярдәмче программалар барлыкка килә, – дип сөйләде ул. – Юллар төзү-ремонтлауга бюджетта һәрвакыт 38-40 миллиард сумга якын акча каралган. Һәм бюджетның торышына карап елына ким дигәндә 70–80 миллиард сум акча юнәлдерелә».

Министр сүзләренчә, быел урам-юл челтәрен ремонтлау программасы иң әһәмиятлесе булды. Аңа 36,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Эшләр 757 объектта башкарылган.

«Мондый программа республиканың бөтен торак пунктларына да кагылачак. Программаның тиңдәше юк. Һәм халыкның уңай бәяләмәләре федераль яки төбәк юлларын файдалануга тапшырган вакыттагыдан да артып киткәндер, мөгаен, чөнки бу тема һәр кешегә якын. Күреп торасыз, һәр торак пунктта шундый юллар салына бит», – дип искәртте ул.

Фәрит Хәнифов: «Быел Татарстанның юл тармагында зур эшләр башкарылды. Яңа юллар файдалануга тапшырылды, беренче тапкыр шундый зур күләмдә урам-юл челтәре программасы гамәлгә ашырылды, яңа ярдәмче программалар барлыкка килә»

Фото: prav.tatarstan.ru

Моннан тыш, быел торак пунктларга илтә торган һәм таш түшәлмәгән төбәк автомобиль юлларын тәртипкә китерү өчен өстәмә рәвештә 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. «Биредә вак таш-ком катнашмасы хакында сүз бара. Ул соңыннан шунда ук асфальт җәю өчен нигез булып тора», – дип аңлатты министр.

14 муниципалитетта гомуми озынлыгы 37 чакрымнан артып киткән 15 объектта эш башкарылган. «Республикада мондый торак пунктлар җитәрлек әле – 500гә якын. Бу программа башланганчы бездә гомуми озынлыгы 500 чакрым чамасы тәшкил иткән төбәк юлларына таш түшәлмәгән иде. Процесс башланды. Бу программа алга таба да үсеш кичерер дип ышанам. Шунысы шатландыра: вак таш җәелгән юл авылга килеп җитү белән анда актив рәвештә йортлар төзелә башлый, участоклар тәртипкә китерелә», – диде Хәнифов.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча юл эшләренең бәясе 14,2 миллиард сум тәшкил иткән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Республиканың юл челтәрен норматив хәлгә китерү юнәлешендә эшлибез»

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча юл эшләренең бәясе 14,2 миллиард сум тәшкил иткән. Шуның яртысы федераль бюджеттан бүленде, диде министр.

«Республиканың юл челтәрен норматив хәлгә китерү юнәлешендә эшлибез. Бу проект Россия күләмендә гамәлгә ашырыла. Татарстан агломерацияләрендәге юллар һәм Россиянең терәк челтәре юллары 2030 елда без ирешергә тиешле максатчан күрсәткечләргә якынайды инде. Безнең бурыч – бу күрсәткечне киметмәү», – дип белдерде ул.

Әмма, Хәнифов сүзләренчә, төбәк юлларын норматив хәлгә китерү буенча әле зур эш башкарасы бар. «Республикада алар - 14 мең чакрымга якын, бүгенге көндә шуның 52 проценты норматив хәлгә китерелгән. Калганын эшләп бетерергә кирәк булачак», – дип искәртте ул.

Илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 200 чакрымнан артып киткән төбәк һәм җирле юллар төзекләндерелгән. Аерым алганда, шуның 15,6 чакрымы – төбәк автомобиль юллары, 21,8 чакрымы – Казан агломерациясендә, 11,3 чакрымы – Чаллы агломерациясендә, 3 чакрымга якыны – Түбән Кама агломерациясендә.

Өстәвенә, 79 автомобиль юлында урнашкан ясалма корылмалар төзелгән һәм капиталь ремонтланган, бу эшләр 8,9 миллиард сумга төшкән. Гомуми озынлыгы 1 чакрымнан арткан 23 күпер ремонтланган, 16 яңа объект файдалануга тапшырылган. «Җиде объект киләсе елда төзелеп бетәчәк», – дип искәртте министр.

Татарстанда шәһәрдән чыга торган тагын бер магистраль – Оренбург трактының дублеры төзелә

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда Оренбург трактының дублеры төзелә

Татарстанда шәһәрдән чыга торган тагын бер магистраль – Оренбург трактының дублеры төзелә. Аны төзү сигез этапны үз эченә ала, диде Хәнифов.

«Бу юл участогы – тулы бер комплекс. Аның башлангыч атамасы - «Лаеш узелы». Без җиденче этапны беренче булып башладык. Бу - Боровое Матюшинода Казан – Оренбург трассасындагы юл чишелеше. Анда машиналар хәрәкәте ачылды», – дип билгеләп үтте ул.

Министр сүзләренчә, алга таба төзелеш Усад авылына таба дәвам итә, анда эшләр башланган инде. «Лаеш узелының башланган урынын без М12 чишелешендә күрәбез, бу Столбище – Атабай трассасына чыга торган юл. Анда 2024 ел азагында һәм 2025 елда «Автодор» дәүләт компаниясе көче белән юл чишелеше яңадан проектланды», – дип ачыклык кертте ул.

Хәнифов икенче этапны проектлау эшләре тәмамлануын әйтте. «Проект экспертизасын алдык. Эшләр башланды», – дип искәртте министр.

Илдар Минһаҗев: «Төп объектлар арасында – Чаллыдан Башкортстан Республикасы чигенә кадәр 96,5 чакрым озынлыктагы М7 «Волга» участогын реконструкцияләү»

Фото: prav.tatarstan.ru

«Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен агымнарны бүләбез»

Быел Татарстанда гомуми озынлыгы 107,5 чакрым тәшкил иткән федераль автомобиль юллары реконструкцияләнгән һәм төзелгән. Хәзер республикада федераль трассаларның 77,6 проценты норматив хәлдә, дип хәбәр итте «Волга- Вятскуправтодор» идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев.

«Төп объектлар арасында – Чаллыдан Башкортстан Республикасы чигенә кадәр 96,5 чакрым озынлыктагы М7 «Волга» участогын реконструкцияләү», – дип искәртте ул.

Участокны реконструкцияләү вакытында хәрәкәт полосалары саны икедән дүрткә кадәр арттырылган, 11 транспорт чишелеше һәм юл үткәргеч, алты күпер төзелгән. «Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә М7 трассасының бөтен төп юнәлеше хәзер IБ категориясенә туры килә, ул дүрт яки алты полосалы», – диде Минһаҗев.

Идарә җитәкчесе октябрь аенда Казан – Оренбург автомобиль юлының яңа юнәлеше буенча хәрәкәт ачылуын искәртте, ул Сокуры авылын урап уза. Шушы көннәрдә Казан – Оренбург трассасының 43нче чакрымнан 53нче чакрымга кадәрге участогын капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланачак, анда полосалар саны икедән дүрткә кадәр арттырылды, дип хәбәр итте Минһаҗев.

«Ә 30нчы чакрымнан 43нче чакрымга кадәрге участокны реконструкцияләү эшләре тәмамлангач, Казаннан Лаеш районындагы Смолдеярово авылына кадәрге автомобиль юлы дүрт полосалы булачак. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен без агымнарны бүләбез», – дип өстәде ул.

Минһаҗев сүзләренчә, автомобиль юлларын яктырту программасы да өстенлекле булып кала. Тукталышларда, җәяүлеләр кичүендә, хәрәкәт бик интенсив һәм авария куркынычы югары булган участокларда яктырткычлар кую өчен 2026-2027 елларга 256 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Мисал өчен, М7 трассасында Казаннан Шәле авылына кадәр һәм Казан – Оренбург автомобиль юлының кайбер участокларында яктырткычлар урнаштыру ниятләнә.

Минһаҗев сүзләренчә, автомобиль юлларын яктырту программасы да өстенлекле булып кала

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Быел шәһәр торак массивларында рекордлы күләмдә юл эшләре башкарылган»

Быел Казанда юлларны ремонтлау һәм ишегалларын тәртипкә китерүгә 21,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шуның 1,7 миллиард сумнан артыгы «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча юлларны һәм күперләрне ремонтлауга сарыф ителгән, дип белдерде Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

«Илкүләм проект кысаларында гомуми озынлыгы 7 чакрымга якын 12 юл участогы ремонтланды. Бу проектны планлы рәвештә гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Казан юлларының 85 проценттан артыгы норматив хәлдә», – дип искәртте ул.

Игорь Куляжев: «Урам-юл челтәрен ремонтлау кысаларында 150 мең квадрат метрдан артык мәйданда 22 юл участогы төзекләндерелде»

Фото: prav.tatarstan.ru

Куляжев билгеләп үткәнчә, 3 миллиард сум - Казанның торак массивларындагы юлларны, 6,4 миллиард сум – урам-юл челтәрен һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлауга, 4,2 миллиард сумнан артыгы «Безнең ишегалды» программасына юнәлдерелгән.

«Урам-юл челтәрен ремонтлау кысаларында 150 мең квадрат метрдан артык мәйданда 22 юл участогы төзекләндерелде. Квартал эчендәге юлларны ремонтлауга килгәндә, 1 миллиард сумга 68 участок тәртипкә китерелде», – дип искәртте ул.

Куляжев быел шәһәрнең торак массивларында рекордлы күләмдә юл эшләре башкарылуын искәртте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән ремонт эшләренә 2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Барлыгы 40 бистәдә 91 участок ремонтланган.

«Шуның белән бергә, без бистәләрдә юлларны ремонтлауга зур ихтыяҗ булуын күрәбез, шуңа күрә бистә юллары башка юл эшләре программаларына да кертелде. Гомумән алганда, барлыгы 102 урам ремонтланды, анда юл өслегенең 90 проценттан артыгы тузган яки ул бөтенләй юк иде, бу эшләргә 3 миллиард сум акча сарыф ителде. Әлеге программаны гамәлгә ашыру дәвам итәр дип өметләнәбез, чөнки аңа ихтыяҗ зур», – дип сүзен төгәлләде башкарма комитет җитәкчесе.

«Татар-информ», Надежда Гордеева

news_right_1
news_right_2
news_bot