news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Программа буенча әдәбияттан сугыш темасына әсәрләр өйрәнелергә тиеш – мәгариф министры

Хәзер яңа белем бирү стандартлары гамәлгә куела, аерым игътибар әдәбият дәресенә бирелә, дип белдерде Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр мәктәп программасының әдәбият буенча мәҗбүри өлешенә керергә тиеш. Бу фикерне Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Санкт-Петербургта узган Россия укучылары хәрәкәте мәгариф мәйданының төп укытучылары өчен оештырылган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә әйтте.

"Мин сугыш турындагы әсәрләр программада мәҗбүри булырга тиеш дип саныйм. Сезгә теләктәшлек итәм. Әдәбият укытучылары да бу хакта сөйли", – дип җавап бирде ул, мәктәп программасында Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр булмавын белдергән укытучыга җавап итеп.

Васильева шулай ук укытучының, Михаил Шолоховның "Судьба человека" кебек әсәрләрен белмәү ярамый дигән, фикерен дә хуплады.

Хәзер яңа белем бирү стандартларын эшләү бара, аерым игътибар әдәбият дәресенә бирелә, дип белдерде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot