news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Профсоюзлар рәисе ТАССР Югары Советының иң өлкән депутатын туган көне белән котлады

95 яшьлек Руза Галимова хезмәт юлын 16 яшендә үк башлаган.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева бишенче һәм алтынчы чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты Руза Галимова янында булды. Ветеранны 95 яшь тулган көне белән котлап, ул аңа ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән чәчәк букеты һәм истәлек бүләге тапшырды. Бу турыда Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Озак еллар намуслы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә. Сезнең тормышыгыз хәзерге яшьләр өчен үрнәк булып торырлык. Сау-сәламәт булыгыз, Сезгә иминлек һәм җан тынычлыгы телибез», — диде Елена Кузьмичева.

Руза Галимова үзенең хезмәт юлын 16 яшендә үк, 1941 елда Казан дары заводында башлаган, һәм шунда 1986 елга кадәр эшләгән.

Ике тапкыр ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланган (1959-1963 еллардагы бишенче чакырылышта һәм 1963-1967 еллардагы алтынчы чакырылышта), Югары Совет Президиумы әгъзасы булган.

ТАССРның юбилее елында Дәүләт Советы депутатлары һәм җитәкчеләре парламент һәм дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашалар, дәүләт эшлеклеләре каберләрен төзекләндерүдә катнашалар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100