news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Профсоюзлар федерациясе минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итәчәк

Хәзер хезмәт хакының минималь - күләме 12 мең сум.

Профсоюзлар федерациясе  минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итәчәк
архив/Егор Никитин, Султан Исхаков

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан профсоюзлары федерациясе алга таба да хезмәт хакының минималь күләмен арттырырга тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр ассоциациясе һәм республика Хөкүмәте арасындагы килешүгә үзгәрешләр кертү планлаштырыла.

Бу хакта оешма рәисе Елена Кузьмичева «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

Хәзер бу күрсәткеч 12 мең сум тәшкил итә.

«Без һичшиксез үсеш булырга тиеш дибез. Безнең сәнәгать предприятиеләре дә мондый мөмкинлеккә ия. Күмәк сөйләшүләр алып бару өчен без исәп-хисап аналитикасы үткәрәбез», - диде Елена Кузьмичева.

  • Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100