news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Профсоюзлар федерациясе: Күп балалы гаиләләргә ял өчен яңа пособие биреләчәк

Татарстанда 2020 елдан башлап айлык яңа пособиене биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 627 гаилә алачак.

Профсоюзлар федерациясе: Күп балалы гаиләләргә ял өчен яңа пособие биреләчәк
архив

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда биш һәм күбрәк баласы булган гаиләләр 2020 елның 1 гыйнварыннан айлык яңа пособие алачак. Яңа төр ярдәм Татарстан гаиләләре мөмкинлеге арттырачак. Алар ешрак бергә ял итә алачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Елена Кузьмичева хәбәр итте.

«Күп балалы гаиләләргә күрсәтелә торган һәртөрле ярдәм әһәмиятле һәм актуаль булып тора. Чөнки күп балалы гаиләдә чыгымнар алга таба бала туган саен арта. Еллар дәвамында күп балалы гаиләләр белән аралашып, иң кискен мәсьәләләрнең берсе – уртак ял икәнен төгәл беләм. Күп балалы гаиләләрдә барысына да бергә ял итү өчен акча җитми. Әлеге ярдәм чаралары моңа ярдәм итәргә тиеш», - диде ул.

Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәмен арттыру максатыннан, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие түләнәчәк. Гаиләнең кереме бер кешегә яшәү минимумыннан түбән булган очрак карала. Пособие гаиләнең һәр әгъзасына аена 4,5 мең сумнан артык булачак. Шулай итеп, 2020 елдан башлап 627 гаилә айлык яңа пособие алачак.

Эксперт сүзләренчә, хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидияләр каралган, лагерь һәм шифаханәләргә бушлай юлламалар бирелә, алар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану белән тәэмин ителә. Күп балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бирү буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында беренче урында тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot