news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Профсоюз федерациясе: Эш атнасы 4 көн булса да, хезмәт хакы кимергә тиеш түгел

ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева фикеренчә, эш көненең озынлыгы артырга тиеш түгел.

Профсоюз федерациясе: Эш атнасы 4 көн булса да, хезмәт хакы кимергә тиеш түгел
Султан Исхаков

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Дүрт көнлек эш атнасына күчкән очракта хезмәт хакының күләме кимергә тиеш түгел. Россия Профсоюзлар федерациясенең катгый позициясе шундый. Бу турыда Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтә.

Моннан тыш, эш көненең озынлыгы артырга тиеш түгел. Дүрт көнлек эш атнасына күчкән очракта көненә унар сәгать эшләргә туры киләчәк дигән комментарийлар да очрый.

«Мондый хәл булырга тиеш түгел. Чөнки ул хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә кистереп әйтәбез: хезмәт хакының күләме – кимергә, эш көненең озынлыгы артырга тиеш түгел», - дип белдерде ул.

Моннан тыш, оешма җитәкчесе «Татмедиа» АҖ генераль директоры белән әңгәмәсендә забастовкалар, хезмәт ияләренең хокукларын яклау, җитештерүдә җәрәхәт алган өчен компенсацияләр һ.б. темаларны кузгатты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100