news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Профилактик прививкалардан баш тартучылар белән начар эшләүче районнар билгеле

Республикада соңгы биш елда балаларын вакцинациягә алып баручы ата-аналар ике тапкыр арткан.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Нурлат, Баулы, Зәй, Чирмешән, Питрәч, Менделеевск, Кукмара, Әгерҗе, Аксубай районнарында профилактик прививкалардан баш тартучылар белән эш аксый.

Аларны йомгаклау коллегиясе утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина атады.

«Прививкалардан баш тартучылар белән системалы эш кирәк. Республикада соңгы биш елда балаларын вакцинациягә алып баручы ата-аналар ике тапкыр арткан. 54 081 баш тарту очрагының 29 076 очрагында ата-аналарны прививкага күндерә алганнар. Бу 53 процент тәшкил итә», — диде ведомство башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot