news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Профиль юнәлешендәге математикадан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре бераз яхшырган

2017 елда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручыларның уртача баллы, узган ел белән чагыштырганда, 1 баллга үскән.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). 2017 елда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручыларның уртача баллары, узган ел белән чагыштырганда, 1 баллга күтәрелгән. Бу хакта Рособрнадзор хәбәр итә, дип яза "Известия" газетасы. 2 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырган профиль юнәлешендәге математикадан имтиханның уртача нәтиҗәсе 1 баллга үскән һәм 47,1не тәшкил иткән

Шулай ук, узган ел белән чагыштырганда, минималь 27 баллны җыя алмаган укучылар саны да кимегән. 

"Профильле математика буенча Бердәм дәүләт имтиханының катлаулылык дәрәҗәсе үзгәрмәде. Беренчел мәгълүматларга караганда, укучылар быел биремнәрне яхшырак эшләделәр", - дип хәбәр итә Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов. 

Математикадан имтихан катлаулылык дәрәҗәсе буенча икегә бүленгән. Профиль юнәлешендәге математиканы - югары уку йортларына кергәндә кирәк булучылар, ә база дәрәҗәсендәге сынауны барлык укучылар тапшыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot