Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Профессор Юрасов: Магнит давылы булу сәбәпле техника ватылырга мөмкин
Белгечләр плазма чыгарылулары сериясе китереп чыгарган көчле магнит давылы фонында техника эшендә өзеклекләр булачак, дип көтә. Кояштагы кабынулар барысы да Җиргә таба юнәлмәү сәбәпле, җиһазлар эшендә масштаблы ватылулар ихтималы зур түгел. Бу хакта физика-математика фәннәре докторы, Мәскәү радиотехника, электроника һәм автоматика институты Россия технологик университеты наноэлектроника кафедрасы профессоры Алексей Юрасов хәбәр иткән. Аның сүзләрен «RT» китерә.
Шулай да планетаның магнитосферасы актив кояш җиле ягыннан сизелерлек йогынты кичерәчәк. Бу локаль һәм кыска вакытлы өзеклекләргә, шул исәптән элемтә системаларындагы өзеклекләргә китерергә мөмкин.
Эксперт билгеләп үткәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге поляр балкышлар күрә алачак. Геомагнит активлыгы югары булган чорда аларның күренү зонасы гадәти поляр киңлекләрдән зуррак булып киңәя, шуңа күрә аврораль күренешләр хәтта илнең урта киңлекләрендә аяз һава торышы шартларында да күренергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз