Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Профессор Шамил Монасыйпов Татарстанның күренекле сәнгать әһелләренең рухи-фәнни портретын монография итеп язган
Ул китап рәвешендә Казан дәүләт консерваториясендә нәшер ителгән
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанның татар милли сәнгатенең кабатланмас йолдызлары композиторлар Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Ренат Еникиев, Рафаэль Билалов (Белялов), София Гобәйдуллина, мәшһүр рәссам, сынчы Бакый Урманче, дирижер, скрипкачы, педагог Ильяс Әүхәдиев - әнә шушы күренекле 8 сәнгать әһеле турында профессор, сәнгать белгече, скрипкачы, педагог Шамил Хәмит улы Монасыйпов монография язган. Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең редакция-нәшрият советы карары белән 320 битлек саллы китап “Татмедиа” ААҖнең “Идел-Пресс” басмаханәсендә яңа гына 1 мең тираж белән дөнья күргән.
“Портреты выдающихся деятелей искусств Татарстана (в духовно-научном освещении)” дип аталган әлеге китапны бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында автор үзе һәм сәнгать белгечләре, милләтебезнең китапка кергән шәхесләре варислары катнашында республиканың массакүләм мәгълүмат чараларына тәкъдим ителде.
Консерватория профессоры Земфира Сәйдәшева китапны, Татарстан Республикасының рәсем сәнгате һәм музыка сәнгате өлкәсендәге мәшһүр иҗатчылар тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган тарихи эзләнүле рухи-фәнни тикшеренүдән торган басма ул, дип бәяли. Аларның күбесе авторның үзе белән яхшы таныш иде, аларны иҗади хезмәттәшлек берләштерде, күп кенә композиторлар әсәрләрен аңа атап язып, Шамил Монасыйпов аларны Россиядә һәм чит илләрдә башкарды, диде. Шулай ук музыка белгече Рәмзия Усеинова да фикерләре белән уртаклашты. Бу белем ягыннан югары галим һәм музыкантның кыйммәтле монографиясе, ул бик заманча һәм бик вакытлы: хезмәт замандашларыбыз өчен зур бүләк һәм киләчәк буыннарга юллама-мөрәҗәгать, диде.
Бу китапның югары һәм урта музыка һәм гуманитар югары уку йортлар укучыларының өстәл китабына әйләнер дип өметләнәм, шулай ук милли сәнгать белән кызыксынучыларга күп мәгълүмат бирер дип уйлыйм, ди Шамил әфәнде Монасыйпов басмасы хакында. Очрашуда ул китабы геройларының язмышы, бигрәк тә иҗаттагы үзенчәлекләре турында кызыклы һәм җылы итеп итеп бәян итте, сәнгать әһелләре дөньясының чуар якларына тукталды.

Китапта язмалар тәмамлангач, геройларының фотолары урын алган, әсәрләре аудиоязмасы тәкъдим ителгән. Ш.Монасыйпов әсәрләрнең уникальлегенә кат-кат басым
ясый. Чыннан да, анда Бакый Урманче Коръәннән сүрәләр укый, “Очучы Фәхри”не җырлый, С.Сәйдәшнең “Совет Армиясе маршы”, көйләрен Сәйдәш язган “Әдрән диңгез”, ”Кара урман”, Р.Яхинның “Китмә, сандугач”, “Керим әле урманнарга” җырлары, Ф.Әхмәтовның симфония, рапсодия кебек җитди классик әсәрләре, Р.Еникиевның фортепиано өчен иҗат иткән соната, кыллы квартет, ариетта, Р.Билаловның 5 өлештән торган фольклор-сюита, скрипка һәм фортепиано өчен адажио, оркестр белән скрипка өчен концерт-каприччио һ.б. бик күп - 70тән артык әсәр-ядкарь компакт-дискка сыйган. София Гобәйдуллинаның әсәрләре анда аеруча күп: татар фольклоры көйләре буенча иҗат ителгән 3 сюитадан торган циклы, “Мария Цветаевага багышлау” һ.б.лар. София Гобәйдуллинаның бөтен дөньяда танылу алган әсәрләреннән тагын солистлар, 2 катнаш хор, орган, оркестр өчен “Страсти по Иоанну” әсәре генә дә 11 өлештән тора (ул өлешләр арасында бер генә тәнәфес белән барысы бергә 91:27 минут яңгырый). Профессор Шамил Монасыйпов аның хәзерге вакытта чиктән тыш актуаль булган Апокалипсис темасына багышланганын искәртеп, эпохаль әсәр дип атый.
Әлеге әсәрләрне заманыбызның иң танылган иҗатчылары башкара: Шамил Монсыйпов үзе, Ильяс Әүхәдиев һәм Алмаз Монасыйпов дирижерлыгында Татар дәүләтопера һәм балет театры симфоник оркестры, Салих Сәйдәшев дирижерлыгында симфоник оркестр, Олег Лундстрем идарәсендәге эстрада һәм Венедиктов җитәкчелегендәге камера оркестрлары, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Фуат Мансуров дирижерлыгындагы симфоник оркестры, җырчылар Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Азат Аббасов,..
Әсәрләрнең шактый өлеше башкаручыларның шәхси архивыннан, шулай ук “Татар музыкасы фонохрестоматиясе”ннән, ТР Дәүләт архивыннан һәм София Гобәйдуллинаның “Бәрмә музыка уен кораллары музыкасы антологиясе”ннән алынган.
Сәнгатьнең киң юлы буйлап горур атлаган профессор, сәнгать белеме фәннәре кандидаты, ТРның халык, РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай һәм М.Җәилил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Шамил Монасыйпов 70 яшьлек юбилеена әнә шундый абруйлы-саллы китап әзерләгән. Хезмәтнең дәвамлы булырына да өмет юк түгел: “Татар-информ” агентлыгы журналистының шул хакта соравына җавабында Шамил әфәнде, андый шәхесләр турында язганда бик күп энергияне сеңдерергә туры килә, кем белә, материаллар тупласам бик мөмкин, мәсәлән, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин алдында бурычлымын, Шамил Шәрифуллин да тупламага кертелергә бик мөмкин, дип җаваплады. “Портреты выдающихся деятелей искусств Татарстана” китабын исә Казанның Ловачевский ур., 10 адресы буенча урнашкан ТР Композиторлар берлегеннән алып була, бәлки “Нур-маркет” китап кибетенә куелыр, юбилей концертында сатылыр – монысы оештыручылардан тора, диде Ш.Монасыйпов.
Юбилярның 5 декабрь кичке 7 нче яртыда Казанның мәртәбәле С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында концерты булуын, анда сәнгать дөньясының күренекле вәкилләре, югары даирә вазифаи затлар катнашуы көтелүен дә белгертү урынлыдыр. Юбилей концертында сәхнә сәнгатенең күренекле вәкилләре Рубин Абдуллин (орган), Зилә Сөнгатуллина (сопрано), Георгий Ибушев (тенор), Карен Корниенко (фортепиано), ТР дәүләт кыллы квартеты, Казан консерваториясенең “Tatarica” оркестры катнаша.
Искәртеп үтик: Татарстан композиторларының скрипка һәм ансамбльләр өчен язылган күп кенә әсәрләрен беренче башкаручы һәм аңлатып бирүче буларак, Шамил Монасыйпов үзе дә гадиләрдән түгел. Татар музыка сәнгате, илебездә смычоклы музыка уен кораллары культурасы, рухи-фәнни белемнәр өлкәсендә тикшеренүләр үткәреп хезмәтләр язган зур белгеч ул. Квартет составында ул илебездә генә түгел, Германия, Голландия, Италия, Франция, Чехия, Англия, АКШ, Япония, Төркия, Австралия, Һиндстан, Малайзия һ.б. илләрдә чыгыш ясаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз