Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Профессор Сафонов: 2027 елда иминият пенсияләре ике этапта индексацияләнәчәк
Картлык буенча иминият пенсияләре 2027 елда ике этапта – 1 февральдән һәм 1 апрельдән артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов белдергән.
Аның сүзләренчә, 2027 елда Россиядә иминият пенсияләрен индексацияләүнең ике этаплы схемасы гамәлдә булачак. 1 февральдән иминият пенсиясенең теркәлгән өлеше 4 процентка артачак һәм 9 968,08 сумга җитәчәк. Бер үк вакытта бер пенсия баллының бәясе 163,03 сумга кадәр күтәрелә. Икенче этап барышында 1 апрельдән аның күләме 168,57 сумга кадәр артачак.
Ике этаплы индексациягә күчү «Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының 2026 елга һәм 2027, 2028 елларның планлы чорына бюджеты турында» федераль законда беркетелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз