Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Профессор Руслан Бозиев: Тел бетсә, без дә бетәчәкбез
Аның фикеренчә, туган телләрне мәктәпләрдә укытмасалар, тел генә түгел, милләт дә бу планетадан юкка чыгачак.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). ТР Фәннәр академиясендә «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференциядә педагогия фәннәре кандидаты, профессор, «Педагогия» журналы баш мөхәррире Руслан Бозиев туган тел мәсьәләсен яклап чыкты.
«Тел безнең нигезебез булып тора. Тел бетсә, без дә бетәчәкбез. Без туган телдә аралашырга, аны мәктәпләрдә укытырга тиеш», — ди Руслан Бозиев.
Профессор фикеренчә, туган телләрне мәктәпләрдә укытмасалар, тел генә түгел, милләт дә бу планетадан юкка чыгачак.
- Конференция ике секциядә уза. Беренчесе — Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе составына кергән республикаларда тел икътисады, икенчесе Россия Федерациясе уку йортларында дәүләт һәм туган телләрне укыту буенча актуаль сорауларга багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз