Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Профессор Рәис Бохараев исемендәге «Татар.Бу Хакатон» ярышына гаризалар кабул ителә
Мәктәп укучыларын һәм студентларны татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән инновацион IT-проектлар булдыру өчен профессор Рәис Бохараев исемендәге «Татар.Бу Хакатон» ярышында катнашырга чакыралар. Бу хакта ТР Фәннәр академиясе Гамәли семиотика институты хәбәр итте.
Ярышта 7-11 нче сыйныф укучылары, көллият студентлары, югары уку йортларының 1-5нче курс студентлары катнаша ала.
Катнашу нәрсә бирә?
- идеяңне прототипка кадәр җиткерү мөмкинлеге;
- ябык инструментлардан файдалану мөмкинлеге;
- ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка узу мөмкинлеге.
Проектның приз фонды – 600 000 сум. Җиңүчеләр үз проектларын Kazan Digital Week – 2026 форумында Стартаплар аллеясендә тәкъдим итә алачак.
Төп даталар:
- 7 сентябрьгә кадәр — гаризалар кабул итү;
- 11 сентябрь — катнашучыларны сайлап алу;
- 18-20 сентябрь — хакатон;
- 29-31 октябрь — җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында катнаша.
Гаризаларны сылтама аша җибәрергә мөмкин.
Фото: Гамәли семиотика институты
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз