news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Профессор Мирфатыйх Зәкиев «Казанның Мактаулы гражданины» исемен алачак

Казан спортчысы Марта Мартьянова олимпия чемпионы булган.

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казан шәһәре Думасы Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъзасы, профессор Мирфатыйх Зәкиевкә һәм олимпия чемпионы, рапирачы Марта Мартьяновага «Казанның Мактаулы гражданины» исемен бирергә карар кылды. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының VIII сессиясендә игълан ителде.

«Казан шәһәре Думасы каравына күп еллар дәвамында Россия, Татарстан һәм Казан файдасына хезмәт иткән, үз эшләре белән аны данлаган кешеләргә әлеге югары исем бирү буенча кандидатларны тәкъдим итәм. Алар — шәһәребездә, республика һәм аннан читтә яшәүчеләр арасында да лаеклы, ихтирамлы кешеләр», — дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Казан шәһәре Думасы депутатлары мэрның ике кешене шәһәрнең Мактау Китабына кертү турындагы тәкъдимен бертавыштан хуплаган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot