Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Профессор Колганов ни өчен барлык россиялеләргә бушлай югары белем биреп булмавын аңлатты
Бүгенге көндә барлык россиялеләрне СССР чорындагы кебек бушлай югары белем белән тәэмин итү бик кыен, чөнки әлеге бурычны хәл итү өчен дәүләт бюджетыннан бик күп акча бүлеп бирергә кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га икътисад фәннәре докторы, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының социаль-икътисади системаларны чагыштырма тикшерү лабораториясе мөдире Андрей Колганов хәбәр итте.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, алдынгы медицина югары уку йортларында быел база программалары нигезендә уку бәясе 10-12 процентка арткан, ә кайбер университетларда бәяләр 30-35 процентка кыйммәтләнгән. Мәсәлән, Казан дәүләт медицина университетында специалитет программалары нигезендә «Дәвалау эше» белгечлегенә алты ел уку бәясе 156 мең сумнан күбрәккә арткан, дип яза «Коммерсанть».
«Халыкны бушлай югары белем белән тәэмин итү өчен зур акчалар кирәк, ә бездә әлегә мәгариф өлкәсенә бүлеп бирелә торган акчалар өлеше артмый», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Россиядә мондый практиканы тормышка ашырып була, әмма бүгенге шартларда түгел, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз