news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим ни өчен барлык россиялеләргә 50 мең сум пенсия билгеләү мөмкин түгеллеген аңлатты

Галим ни өчен барлык россиялеләргә 50 мең сум пенсия билгеләү мөмкин түгеллеген аңлатты
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Россиядә хәзерге вакытта пенсия системасының баланслылыгы күзлегеннән караганда уртача пенсияне 50 мең сум күләмендә билгеләү мөмкин түгел. КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, сораштыру нәтиҗәләре буенча лаеклы пенсия, россиялеләр фикеренчә, аена 49,8 мең сумга тигез. Мәскәү, Санкт-Петербург, Хабаровск, Владивосток һәм Төмәндә яшәүчеләр иң югары пенсиягә өметләнә.

«Әгәр пенсиянең уртача күләме турында сөйләсәк, кызганычка күрә, бүгенге көндә аны хәзер булганыннан югарырак күләмдә тәэмин итү пенсия системасының баланслылыгы күзлегеннән караганда мөмкин түгел. Икенче төрле әйткәндә, безнең эш бирүчеләр пенсия фондына дәүләт уртача пенсияне 50 мең сум күләмендә тәэмин итә алырлык сумманы күчерми», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта, әгәр конкрет кеше өчен индивидуаль пенсия турында әйтсәк, билгеле бер күләмдә тупланган баллар булса, мондый суммага ирешергә мөмкин, дип сүзен төгәлләде спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot