news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Профессор Касыйм Йосыпов: Татарлар һәм башкортлар бергә булса гына саклана да, үсә дә ала

Профессор Касыйм Йосыпов: Татарлар һәм башкортлар бергә булса гына саклана да, үсә дә ала
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Муса Жәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узучы «Милләт җыены» пленар утырышында катнашучылар алдында икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыпов чыгыш ясады.

«Башкортстандагы миллионнан артык татар исеменнән котлыйм. Татарлар дөнья буйлап сибелгән, ә татарның 88,2 проценты тарихи ватанында яши. Конгресс тырышлыгы белән Сабантуй халкыбызның визит карточкасына әйләнде. Безгә аны саклап, үстерергә кирәк», – диде ул.

Касыйм Йосыпов туган телендә китаплар язуы турында әйтте. «1975 елдан башлап туган телемдә фәнни публицистик җиде китап чыгардым. 90 яшьлек аксакал буларак, туган телемдә белем алуым зур этәргеч булды дип әйтә алам. Хис, мантыйк ягыннан да туган телемдә фикерлим», – ди ул.

Шулай ук ул татарлар һәм башкортлар бердәм булса гына саклана алачак дигән фикерен әйтте.

«Татарстан белән Башкортстанны тел генә түгел, икътисад да берләштерә. Татарлар һәм башкортлар бергә булса гына саклана да, үсә дә алачак. Соңгы елларда Башкортстанда күп кенә милләттәшләребезгә һәйкәлләр торгызылды. Уфа каласы Фәридә Кудашева, Габдрахман Кадыйровка да һәйкәл көтә. Уфа татарларының Татарстан белән бергә бөтен милләтнең умыртка баганасы булуын онытмыйк. Уфа татарлары язмышы, тел язмышы кыл өстендә, туган тел дәресләренең кыскаруына беркем дә битараф кала алмый. Федерация составында берничә дәүләт теле булу киеренкелек китереп чыгарганы юк», – ди Касыйм Йосыпов.

news_right_1
news_right_2
news_bot