news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Профессор, халык артисты Нинель Юлтыева вафат

Гаҗәеп оста биюче балерина, педагог, хореограф Нинель Юлтыеваның исеме республикабызның сәнгать тарихына җуелмас булып теркәлгән

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан җәмәгатьчелеге бу көннәрдә зур югалту кичерә. Кичә, 23 ноябрь көнендә,  Россия Федерациясенең, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыныңы халык артисты, “Душа танца” бүләге лауреаты, Казан хореография училищесының сәнгать җитәкчесе, Санкт-Петербург фән һәм сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, профессор Нинель Даут кызы Юлтыева 89 нчы яшендә вафат булган.

ТР мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәрхүмә белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 25 ноябрь иртәнге 9.30 сәгатьтә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында уздырыла.

Белешмә өчен. Нинель 1926 елның 3 февралендә Уфа каласында язучы һәм җәмәгать эшлеклесче Даут Юлтыев гаиләсендә дөньяга килгән. 1935-1941 елларда Ленинград хореография училищесында укыган, 1968 елда шушы училищеның педагогика бүлеген, 1972дә Ленинградның Н. А. Римский-Корсаков исемендәге дәүләт консерваториясен тәмамлаган.

1941 елдан бирле Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты булган Нинель Даутова 1946 елда Казанга килеп, Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. 1946-1966 елларда прима-балерина һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балет труппасында сәнгать җитәкчесе буларак сәхнә сәнгатен үстерүдә хезмәт куя. Нинель Юлтыева башкарган төп партияләрдән Н.Җиһановның “Зөһрә”сендә – Зөһрә, Ф.Яруллинның “Шүрәле”сендә – Сөембикә, А.Крейнның “Лауренсия”сендә – Лауренсия, Б.Астафьевның “Бакчасарай фонтаны”нда – Мария, П.Чайковскийның “Йокыга талган гүзәл”ендә – Аврора һ.б.ларны санап китү дә аның нинди югарылыктагы башкаручы булуын күрсәтә. 1972 елдан ул – Казан мәдәният институтының хореография кафедрасы мөдире, 1985 елдан – шушы институт профессоры.

1974-1977 елларда Мисырда Каһирә балет труппасының баш балетмейстеры һәм сәнгать җитәкчесе, 1981-1983 елларда – Венесуэлада Каракасның Т.Кареньо исемендәге театры балетмейстеры һәм педагогы, 1988-1989 елларда янә Мисырда – Каһирә Югары балет институтында сәнгать җиәкчесе.1998 елдан Н.Юлтыева Казан хереография училищесы сәнгать җитәкчесе булып эшләп, хезмәт биографиясен төгәлләгән. 1950 елларда канат чыгарган актив педагогик эшчәнлеге гаять озак еллар дәвам иттерелеп, аның йөзләгән шәкертләре үзләре институтларда, училищеларда, мәктәпләрдә белем яшь буынга бирә, театрларда коллективларга җитәкчелек итә, остазлары эшен дәвам иттерә...
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100