news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәдәният институты профессоры Фирдания Садриева иртәгә Юдино зиратына җирләнә

Фирдания Садриеваның Финляндиядә яшәүче бердәнбер кызы Эльвира, юллар ябык булу сәбәпле, әнисен җирләргә кайта алмый.

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәмәмтова). Кичә Казан мәдәният институты профессоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Садриева иртәгә Юдино зиратына җирләнәчәк. Бу хакта туганнары хәбәр итте.

Инфаркттан соң тернәкләнеп килгән Фирдания Садриеваның кичә хәле начарланып киткән һәм ашыгыч ярдәм чакыртылган. Хастаханәдә аның йөрәге туктаган.

Иртәгә туганнары аны матәм чаралары ясамыйча гына соңгы юлга озатачак. “Безнең бөтен туганнарыбыз Юдино зиратына җирләнгән. Аны да шунда җирлибез. Хәзер беркем дә өйдән чыгып йөри алмый. Туганнар гына озатабыз”, - ди Фирдания Садриеваның апасы кызы Альбина.

Фирдания Садриеваның бердәнбер кызы Эльвира Финляндиядә яши. Юллар ябык булу сәбәпле, ул әнисен җирләргә кайта алмый.

Фирдания Садриева озак еллар Казан мәдәният институтында Театр факультетын җитәкләде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot