news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Профессор Фәнүзә Нуриева Казан Кремлендә рун язулы ядкярләр турында лекция сөйләгән

Казан Кремленең Гавәми урыннар бинасында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы профессоры Фәнүзә Нуриева «Мәңгелек ташлар нәрсә турында сөйли: рун язулы һәйкәлләр» дигән темага лекция укыган.

«Фәнүзә Нуриева рун язулы ядкярләрнең, борынгы язуларның мәгънәләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул төрки халыклар тарихын чорларга бүлеп, рун язулы текстлар, аларның транскрипциясе һәм татар теленә тәрҗемәсе, Күлтәгин язмасы, Тоньюкук истәлеге турында бәян итте. Борынгы төрки чорга гомуми күзәтү ясады», - дип хәбәр итте Казан федераль университеты матбугат хезмәте.

Шулай ук очрашу кысаларында архитектор Альберт Хәбибрахманов «Заманча сәнгатьтә һәм дизайнда төрки рун язуны куллану» темасына мастер-классы үткәрде.

  • Әлеге лекция - «Фәнни мохит» циклының дәвамы. Казан федераль университеты һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгының уртак проекты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100