news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Профессор Фәйзелхак Ислаев: Казанда Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл куйсак иде

Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев Казанда Ирек мәйданында Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кую яклы.

«Тарихи хәтерне яңарту дәресләрдә китап уку белән генә чикләнергә тиеш түгел. Тарихи хәтерне тирә-як та формалаштыра. Безгә музейлар, һәйкәлләр – барысы да кирәк. Бөтен тарихыбызны күрсәтә торган һәйкәл бармы? Юк бит. Казан ханлыгын оештырган Олы Мөхәммәдкә дә һәйкәл куя алмыйбыз. Ирек мәйданының бер ягында Ленин бабай тора, икенче якка атка утыртып Олы Мөхәммәдне куйсак, бик әйбәт булыр иде. Халыкка күрсәтә алыр идек», – дип сөйләде ул.

Галим «Безнең мирас» журналы оештырган түгәрәк өстәлдә катнашты. Түгәрәк өстәл шәхесләргә багышланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot