news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Профессор Елизавета Хамраева: Билингваль укыту - телне саклау чарасы

Конференция федератив дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсен булдыру максатыннан оештырыла.

Профессор Елизавета Хамраева: Билингваль укыту - телне саклау чарасы
архив/Владимир Васильев

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). ТР Фәннәр академиясендә «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә педагогия фәннәре кандидаты Елизавета Хамраева телебезне саклап калу чарасы буларак билингваль укытуны атады.

«Дөньяда иң алга киткән мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында билингваль укыту системасы кертелгән. Балалар мәктәптә фәннәрне яртылаш туган телендә, яртылаш чит телдә өйрәнсә, алар югары нәтиҗәләргә ирешә алачак», — дип сөйләде профессор.

Елизавета Хамраева фикеренчә, билингваль укыту системасы балаларга фәннәрне яхшырак үзләштерергә булыша, чит телләрне өйрәнергә ярдәм итә. «Баланың эрудициясен үстерә», — ди Елизавета Хамраева.

  • Билингваль укыту — балаларны ике телдә укыту, фәннәрне туган һәм башка чит телдә укыту. Бу ысул балада иҗади потенциалны үстерергә булыша. Фәннәрне тиз һәм җайлы кабул итүдә ярдәм итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot