news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Профессор баланы менингококк инфекциясеннән саклау ысулы турында сөйләде

Менингококк йоктыру бала организмы өчен иң авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, ләкин вакытында прививка ясатсаң, алардан котылырга була. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, Казан дәүләт медицина университетының балалар инфекцияләре кафедрасы мөдире Владимир Анохин сөйләде.

Менингококк инфекциясе – һава-тамчы юлы белән йога торган бактериаль авыру, дип аңлатты профессор. Күпчелек очракта инфекция чагыштырмача авыр үтми, әмма кайбер пациентларда авыру эренле менингит яки яшен тизлегендәге бактериаль сепсис буларак чагылырга мөмкин. Биредә нәтиҗә турыдан-туры иммунитетның индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле.

«Татарстан Республикасы территориясендә мондый очраклар, кызганыч, ел саен теркәлә. Менингококкның катлаулы формасының төп куркынычы аның тиз үсүендә, яшен тизлегендә диярлек. Кайвакыт авыру шулкадәр тиз үсә ки, хәтта иң заманча медицина методлары һәм реанимация чаралары да нәтиҗәле булмый», – дип билгеләде Владимир Анохин.

Фаҗигане кисәтүнең бердәнбер ышанычлы ысулы - вакцинация. Заманча вакциналар идеаль диярлек, дип саный КДМУ кафедра мөдире, алар җитди өстәмә реакцияләр тудырмый. Прививка әлегә милли календарьга кертелмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot