Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Профессионалитет» проектының барлык кластерларында Бердәм ачык ишекләр көне узачак
«Профессионалитет» федераль проектының барлык кластерларында 18 апрельдә Бердәм ачык ишекләр көне узачак. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең MAX каналында хәбәр иттеләр.
Көллиятләргә һәм предприятиеләргә ата-аналары белән бергә 970 меңнән артык 8-11 сыйныф укучысы килер дип көтелә.
Вице-премьер Дмитрий Чернышенко урта һөнәри белем бирү системасы нәтиҗәле, милли үсеш максатларына юнәлдерелгән һәм икътисадның реаль секторы таләпләренә туры килергә тиеш, дип билгеләде.
Аның сүзләренчә, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына керүче «Профессионалитет» федераль проекты актив үсештә: сентябрьдә тагын 95 кластер ачу планлаштырыла, ә аларның гомуми саны илнең барлык төбәкләрендә диярлек 601гә җитте.
Ул ачык ишекләр көнендә укучылар һәм аларның ата-аналары булачак һөнәрләрен ачыклый һәм предприятиеләрдә эшкә урнашу перспективаларын бәяли алачаклар, дип өстәде.
«Профессионалитет» проекты Россиянең 86 төбәгендәге 1730 көллият һәм техникумны берләштерә. Аларда 2 миллионнан артык студент белем ала, ә кадрлар әзерләүгә 3 меңнән артык эш бирүче компания кушылган.
Мәктәп укучылары өчен предприятиеләргә 3,5 меңнән артык экскурсия әзерләнәчәк. Көллиятләрдә һәм техникумнарда 13 меңнән артык һөнәри сынап карау узачак, анда булачак абитуриентлар үзләрен төрле белгечлекләрдә сынап карый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз