Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Профессиональ рәссам Казан халкын натюрмортлар ясарга өйрәтәчәк
Мәскәү районында хәйрия очрашуы узачак, анда җыелган акчаны ялгызы гомер итүче өлкәннәр өчен Яңа ел күчтәнәчләре сатып алуга юнәлдерәчәкләр.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Игелек чәчәге» дигән хәйрия очрашуы узачак. Очрашуда катнашучыларга профессиональ рәссам натюрморт ясау буенча мастер-класс күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласының Киров һәм Мәскәү районнары матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мастер-класска 16 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк теләгән һәркем килә ала. Чарада катнашу түләүле, анда җыелган акчаны ялгызы гомер итүче өлкәннәр өчен Яңа ел күчтәнәчләре сатып алуга юнәлдерәчәкләр.
«Яңа ел алдыннан ялгызы яшәүче әбиләр һәм бабайларга күчтәнәчләр тапшырылачак. Иң мөһиме – безнең тарафтан аларга күрсәтелгән игътибар. Бәйрәм алдыннан чын могҗиза шул түгелмени?» - дип искәртә оештыручылар.
Очрашуны «Кулга-кул тотышыйк, дуслар» хәйрия хәрәкәте шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте ярдәмендә үткәрә.
Мастер-класс көн уртасында башлана. Анда катнашу өчен түбәндәге телефон аша язылырга мөмкин: 8 (966) 240-97-87.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз