news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Проектлар белән уртаклашу безнең төп максатыбыз – "Татар яшьләре көннәре" делегатлары

Россиянең 30 төбәгеннән килгән делегатлар үз төбәкләрендә уңыш казанган проектлар белән уртаклашты.

(Зөя, 29 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Россиянең 30 төбәгеннән килгән "Татар яшьләре көннәре" делегатлары үз төбәкләрендә уңыш казанган проектлар белән уртаклашты. "Проектлар белән уртаклашу безнең төп максатыбыз", – диде "Татар яшьләре көннәре" делегатлары.

Проектларын барлыгы 25 делегат күрсәтте. Алар арасында милли ризык кафесы, кич утыру, җыр-бию һәм татар теле дәресе проектлары бар иде.

Проектларның уңышлылыгын, дәрәҗәсен делегатлар үзләре тавыш бирү аша билгеләде. Делегатларга төрле суммада булган акча берәмлекләре язылган кәгазь битләре таратылды. Аларның максаты ошаган проектка аңлы рәвештә акча бүлеп бирү иде. Бу делегатка үз проектының төгәлсезлекләрен табарга һәм эшмәкәрләрнең бу эшкә күпме акча бүлеп бирергә әзер икәнлеген чамаларга ярдәм итте.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы узды. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнашты. Алар Ульяновск, Тольятти, Самара, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт кылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100