news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Саба районында очыш полосасын төзү проекты дәүләт экспертизасы узды

Татарстанның Саба районында «Миңгәр» ясалма очыш полосасын төзү проекты дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Шул хакта белешмәләр Бердәм дәүләт бәяләмәләр реестрында урнаштырылган.

Объектны Саба муниципаль районының Тимершык авыл җирлегендә урнаштыру ниятләнә. Төзүчесе - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты.

Элегрәк Саба районы Иләбәр авылында тау чаңгысы комплексының беренче чиратын төзүгә 162 миллион сум акча юнәлдереләчәге турында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot