Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Саба районында юл төзелеше проекты дәүләт экспертизасын узды
Татарстанның Саба районында «Казан – Шәмәрдән» – «Сатыш – Байлар Сабасы» автомобиль юлын төзү проекты дәүләт экспертизасын узды. Проект буенча уңай бәяләмә Бердәм дәүләт реестры сайтында урнаштырылган.
Төзүчесе – «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе, проектлаучы – Казанның «Агросәнәгать һәм транспорт комплексын проектлау институты» ҖЧҖ.
Быел яз көне дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган мәгълүматтан күренгәнчә, проектлана торган юлның озынлыгы 2620 метр тәшкил итә.
Күптән түгел Татарстанның Саба районында Казан – Шәмәрдән автомобиль юлының 1,8 чакрым озынлыктагы участогын ремонтлаганнар. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз