Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Константин Васильев музеен капиталь ремонтлау проекты дәүләт экспертизасын узды
Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә урнашкан рәссам Константин Васильевның мемориаль музеен капиталь ремонтлау проекты дәүләт экспертизасын узды. Проект буенча уңай бәяләмә Бердәм дәүләт бәяләмәләр реестры сайтында урнаштырылган.
Ленин урамы, 61 йорт адресы буенча урнашкан музей бинасын капиталь ремонтлау, шул исәптән мебель, җиһаз һәм кирәк-яраклар сатып алу, шулай ук территорияне төзекләндерүне күздә тота.
Ремонт эшләрен музей башкарачак, ә техник заказчы — Татарстан Республикасы Баш инвестицион төзелеш идарәсе. Проект документларын да Баш инвестицион төзелеш идарәсе әзерләгән.
Константин Васильев музеен капиталь ремонтлау белән бергә якын-тирәдәге территорияне — каршыдагы паркны һәм стоянканы төзекләндерү мәсьәләләре дә хәл ителәчәк, дип хәбәр иткән иде 2025 елда Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.
Яңартылган музей өчен дизайн-проектны һәм яңа фәнни концепцияне рәссам Сергей Насекин әзерләгән. Константин Васильев картиналарының төп өлеше рәссамның Казандагы галереясында саклана.
Ремонт эшләре инде башланган, шул сәбәпле музей агымдагы елның 2 маеннан башлап ябык.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз