news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Продюсер Рөстәм Сәрвәров татар китапларын театрларда сатарга тәкъдим итә

“Татарстанда китап кибетләре күп, ләкин алар татар китаплары сатмый, шунлыктан татар китабын сатарга урын юк”, - ди ул.

Продюсер Рөстәм Сәрвәров татар китапларын театрларда сатарга тәкъдим итә
Султан Исхаков

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Аксу” компаниясе җитәкчесе, продюсер Рөстәм Сәрвәров татар китапларын театрларда һәм мәдәният йортларында сатарга тәкъдим итә. Әлеге фикерләрен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюсында җиткерде.

“Хәзер китаплар бик күп чыга, ләкин аларны сатарга урын юк. Мәсәлән, күптән түгел без Татарстанның халык артисты Әлфия Афзаловага багышланган яңа китап чыгардык. Шул китапны сатып алырга теләүчеләр күп, ләкин аны сатуга куярга урын юк. Казанда һәм гомумән Татарстанда китап кибетләре күп, ләкин алар татар китаплары сатмый. Татар китабын сатарга урын юк”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Сәрвәров.

Продюсер әйтүенчә, бу мәсьәләдән чыгу юлы бар. “Камал театрына баргач, минем китап алмыйча кайтканым юк иде, чөнки анда китап саталар иде. Соңгы вакытта шул киштәне дә яптылар. Менә китапларны Казан һәм район мәдәният йортларында, театрларда сату мәсьәләсен югары дәрәҗәдә, республика күләмендә оештырырга иде. Моның өчен бернәрсә дә кирәкми, теләк кенә кирәк”, - ди продюсер.

“Мәдәният йортларына шул ук татарлар һәм татар сәнгатен яраткан кешеләр килә. Әгәр дә без үзебезнең театрларда, концерт залларында, мәдәният йортларында татар газета-журналларын, китапларын сата башласак, әйбәт булыр иде. Бу бөтен яктан да файда китерер иде. Беренчедән, без кулланучыга китереп бирәбез.

Районда берәр кеше “Миңа шушы китап кирәк” дип әйтә икән, сатучы аны заказ белән Казаннан кайтара да ала”, - диде Рөстәм Сәрвәров.

Аның сүзләренчә, сату эшләрен оештыру өчен урыннар күп. “Безнең мәдәният йортлары да, театрлар да буш. Аларда, өстән кушып, татар китапларын сатуны оештырсак, бу искиткеч әйбер булыр иде, чөнки без чыккан әйберне сата алмыйбыз. Сатып алырга теләүчеләр ул хәзергә бар. Алар тора-бара бөтенләй булмаска да мөмкин. Теләгән әйберен эзләп тә таба алмаган кеше сүрелә дә ала”, - диде Рөстәм Сәрвәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100