news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена
Султан Исхаков

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильм төшерә башлау өчен Казанда кастинг үткәрелә. Бу хакта «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр итә. «Татаркино» Айсылу һәм Сәет рольләрен башкару өчен артистлар сайлаячак.

Сценарий авторы һәм режиссер – Чаллы егете Ренат Кәримов. Фильм «Татаркино» бюджетыннан төшерелә.

Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте 1910 елда иҗат ителә һәм 1914–1915 елларда басылып чыга. Исхакый Сәгыйдә образында татар хатын-кызының иң күркәм сыйфатларын туплап биргән. Тыныч холыклы, сабыр, киң күңелле, хезмәт сөючән, олы җанлы, нык рухлы бу хатын тиз арада яхшы остазбикә булып таныла. Повестьның эчтәлеге буенча Вахид мулла белән унике ел яшәгән Сәгыйдә, бала булмау сәбәпле, үз теләге белән үзенә көндәш, иренә икенче яшь хатын алдыра. Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү, никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар күрсәтелгән.

Фильмда вакыйга бүгенге көннәрдә бара. Геройларның исемнәре - Айсылу һәм Сәет.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100