news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Продюсер Лина Арифулина: “Башка телләрдә җырлауга мин каршы түгел, мин үзем дә татар бит”
Танылган продюсер Казанда узучы "Төркиләр алтыны" яшьләр форумында музыкаль һәм сәнгатьле сөйләм осталыгы буенча мастер-класс бирде.
Скопировать ссылку
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Казанда уза торган “Төркиләр алтыны” II Бөтенроссия яшьләр форумында катнашкан егетләргә һәм кызларга танылган продюсер һәм Россия телеканалларында “Йолдызлар фабрикасы”, “СТС суперйолдыз кабыза” кебек шоу-проектлар режиссеры Лина Арифулина мастер-класс бирде.
Мәгълүм булганча, форум 5-9 октябрьдә Казан читендә урнашкан “Идел” Яшьләр лагере мәйданында үтә. Анда Россиянең 15 төбәгеннән җыелган төрки яшьләр, барлыгы 150 кеше төрки милләтләрнең мәдәниятен танытучы проектлары белән таныштыра. Бу уңайдан, экспертлар киңәшен тыңлый, яшьтәшләре белән фикер алыша.
Озак еллар шоу-бизнес өлкәсендә эшләүче Лина Арифулинаның Мәскәүдә үз остаханәсе барлыгы билгеле. Ул булачак артистларны сәнгатьле сөйләргә, җырларга, үзен сәхнәдә тоту осталыгына өйрәтә. Шуңа күрә дә төрки яшьләр форумында катнашучылар аның киңәшләрен кызыксынып тыңлады.
“Бу белемнәр сезгә киләчәктә аудитория алдында чыгыш ясаганда, үз фикерегезне дөрес һәм аңлаешлы итеп җиткерергә ярдәм итми калмас”, - диде Лина Арифулина. Форумдагы яшьләргә ул продюсер, артист һәм тамашачы рольләрен башкарып карарга тәкъдим итте. Шулай итеп, кызлар һәм егетләрнең берәүләре продюсер булды, икенчеләре артист кебек “кастингта” чыгыш ясады, тамашачылар исә аларга үз фикерләрен әйтеп, киңәшләрен биреп торды.
Төрки мәдәниятләрне үстерүгә багышланган форум булгач, җырларны да төрки телләрдә башкарырга теләк белдерүчеләр күп иде. “Башка телләрдә җырлауга мин каршы түгел, мин үзем дә татар бит”, - диде Лина Арифулина.
“Гадәттә, кастинглар вакытында миңа көненә меңләп кешенең җырлаганын тыңларга туры килә. Шул меңләгән кеше арасыннан сәхнә тотарлык кешене сайлап ала белергә кирәк. Миңа сайлау өчен 20 секунд вакыт җитә, чөнки 1 минут - ул бик күп, кеше гомеренең 1 минуты эчендә бик күп эшләр башкарып була. Шуңа күрә кастинг узучы кешегә дә тиз арада үзен күрсәтергә өлгерергә кирәк. Мин беркайчан да кастингларны вакытыннан алда тәмамламый, чөнки без көткән тавыш ишекләр ябылырга 5 минут кала килеп керергә мөмкин", - дип үзенең продюсерлык тәҗрибәсе турында сөйләде Лина Арифуллина.
Шул ук вакытта ул: “Әгәр сез кастинг аша сайланмый калсагыз, моңа беркайчан да борчылырга кирәкми. Димәк, бу әле сезнең көнегез түгел, сезнең ишек түгел, сезнең продюсер түгел. Алга таба үз юлыгызны дәвам итәргә, яраткан эшегез белән шөгыльләнергә кирәк”, - дип киңәш итте продюсер.
“Аудиторияне тотар өчен иң мөһиме – үз-үзеңдә, үз көчеңдә ышаныч булырга тиеш. Сәхнәдә, туры мәгънәсендә, ныклы аякларда басып торырга, үзеңнең нәрсә турында җырлавың, нәрсә турында сөйләвеңне аңларга, тексттагы төп сүзләрне белергә кирәк. Шул чакта тамашачы да сезгә ышаныр. Һәм, чын җырчыларның, әлбәттә, үз җырлары булырга тиеш, югыйсә, ул караоке җырлаучы гына булып калачак”, - дип аңлатты продюсер.
Форумның ябылу тантанасы 9 октябрьдә Казан Ратушасы бинасында үтәчәк. Яшьләр тәкъдим иткән иң яхшы проектларны тормышка ашырырга Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык булышырга ярдәм иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2