Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Продюсер Фәнил Вакказов «Сабантуй» журналына онлайн язылган
Фәнил Вакказов балаларны татар итеп тәрбияләргә, татарча укытырга өнди.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Без» телеканалы продюсеры Фәнил Вакказов «Сабантуй» журналына онлайн язылган. Бу хакта ул үзенең «Instagram» сәхифәсендә сөйли.
«Җайлы заманнар җитте, газета — журналларга өйдән чыкмыйча да язылырга була. Кечкенәдән татар газета-журналларын укып үстем. Балаларны татар телендә тәрбияләргә, укытырга телим. Шуңа күрә „Сабантуй“ журналына язылдым», — ди Фәнил Вакказов үзенең сәхифәсендә.
Фәнил Вакказов балаларны татар итеп тәрбияләргә, татарча укытырга өнди.
«Сез дә язылырга теләсәгез, http://tatmedia.ru/ сайтына үтегез! „Сабантуй“ журналы язылучылары арасында самокат та уйната», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз