Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда армия хезмәтен Африка корпусында контракт буенча хезмәт итүгә алыштырып була
Татарстанда армиягә чакырылучылар хәрби хезмәтне Африка корпусында контракт буенча хезмәт итүгә алыштыра ала. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләде.
«Армиягә чакырылучылар хәрби хезмәтне контракт буенча хезмәт итүгә алыштыра ала һәм аларның 2,9 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алу мөмкинлеге бар. Шуның 2,5 миллион сумы – Татарстан Республикасыннан, 400 мең сумы – Саклану министрлыгыннан», – диде Егор Горячев.
Аның сүзләренчә, Африка корпусы – универсаль солдат әзерли торган җитди хәрби мәктәп.
Кандидат контрактны бер елга имзалый, бу вакытның ярты елын Африкага командировка тәшкил итә. Командировкага китәр алдыннан хәрби хезмәткәр берничә ай РФ территориясендә яши – барлык корал төрләрен үзләштерә, техника, гамәлләр тәртибе һәм тактик үзенчәлекләр белән таныша.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук Казандагы Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә була. Адресы: Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Моннан тыш, «Батыр» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел: 7 800 222 59 00. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 телефоны буенча яки колл-үзәкнең 117 төбәкара номерына шалтыратырга кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз