news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Приютта тәрбияләнүчеләр Аксубай районы үзәге оешмаларында экскурсиядә булды

Анда алар авыл хуҗалыгы техникасын якыннан күрделәр, шундый зур техникалар белән идарә иткән механизаторлар белән таныштылар.

(Аксубай, 22 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Һөнәри яраклашу эшләре кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр өчен Аксубай районы үзәге оешмалары буенча экскурсияләр оештыралар, дип яза җирле басма.

Җитештерү предприятиеләренә аерым игътибар бирәләр. Бу көннәрдә балалар “Восходящая заря“ агрофирмасы филиалының үзәк базасында булдылар.

Анда алар авыл хуҗалыгы техникасын якыннан күрделәр, шундый зур техникалар белән идарә иткән механизаторлар белән таныштылар. Балаларга хәтта кабинада утырып, йөртүчеләр күргән әйләнә-тирәлек белән сокланырга рөхсәт бирделәр.

Аларга шофер һөнәренә кагылышлы барысы да кызыксындыргыч булды. Балалар һәр техникалар детальләре санап куелган складта булдылар һәм мөдир сөйләгәннәрнең барысын да игътибар белән тыңладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot