Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиянең Чичкан авылы мәчетенә яңа имам-хатыйп сайладылар
Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов Комсомол муниципаль округында булды һәм анда үзенең традицияләре белән дан тоткан Чичкан авылында мәхәллә җыелышы үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыелыш барышында мәчеткә йөрүчеләр мәхәллә җитәкчеләрен билгеләде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Нәбиулла хәзрәт Идиятуллин мәчетнең имам-хатыйбы итеп сайланды. Рәфыйк Садыйковны кабат мәхәллә советы рәисе итеп сайлап куйдылар.
Нәбиулла хәзрәт рәсми рәвештә 23 августта, Чувашия мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов аңа Указ-Фәрман тапшырганнан соң расланачак. Бу тантаналы вакыйга дин тотучылар алдында мәчетнең юбилей көнендә узачак.
Оештыру мәсьәләләреннән тыш, Мансур хәзрәт мәчеттә җомга намазын үткәрде һәм дин тотучыларга үгет-нәсихәтләрен җиткерде, аларны бердәмлеккә, әхлакны ныгытырга һәм изге эшләрдә тырышлыкка өндәде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз