(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Казанның "Приволжанин" командасы кече футбол буенча югары лига чемпионатында алдынгылык позицияләрен тагын да ныгытты. Тугызынчы тур уеннары Мәскәү янындагы Реутовта үткән. Башта казанлылар 6:4 исәбе белән "Боевое братство"ны, аннары 3:2 исәбе белән суперлигага чыгуда төп көндәш - Махачкаланың "Каспий" командасын җиңгән.
"Приволжанин" бу сезонда беренче тапкыр "Мытище" клубына 2:3 исәбе белән җиңелгән. Әмма Дагыстан клубы бу турда ике тапкыр җиңелгәч, "Проволжанин"ның "Каспий"дан 11 очкосы артык, ә кече футбол буенча югары лига чемпионаты җиңүчесе билгеле диярлек.