news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прививкалардан баш тартуларга каршы активрак эшләргә тиешле районнар билгеле

2019 елда 55043 баш тарту очрагы яңадан каралган һәм 17500енә прививка ясалган.

Прививкалардан баш тартуларга каршы активрак эшләргә тиешле районнар билгеле
архив/Султан Исхаков

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әгерҗе, Нурлат, Питрәч, Сарман, Менделеевск, Чистай районнары медицина оешмаларына прививкалардан баш тартуларны киметү эшен көчәйтү кирәк. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

«2016 елдан бирле профилактик прививкалардан баш тартуларны киметү буенча эшлибез. Билгеле бер нәтиҗәләргә ирештек», — диде. 2019 елда 55043 баш тарту очрагы яңадан каралган һәм 17500енә прививка ясалган. Бу 31,8 процентны тәшкил итә», — диде Патяшина.

Ул Татарстан яшәгән 45 мең кешенең былтыр медицина оешмаларына беркетелгәнен әйтте. Татарстанда яшәүче 139 мең 943 кеше, яки 3,6 проценты, медицина оешмаларына беркетелмәгән хәлдә кала. Питрәч, Биектау, Лаеш, Тукай, Әгерҗе, Чистай, Түбән Камага бу мәсьәләгә игътибар юнәлтергә киңәш итте. «Муниципаль район башлыкларын бу мәсьәләне шәхси контрольгә алуларын сорыйм», — диде.


news_right_1
news_right_2
news_bot