news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прививкадан соң коронавирус авыруын йоктырырга мөмкинме икәне билгеле

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова прививка чирнең авыр формасыннан гына саклый, дип белдерде.

Прививкадан соң коронавирус авыруын йоктырырга мөмкинме икәне билгеле

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова теләсә нинди вакцина чирнең авыр формасыннан саклый, ләкин авыруның җиңел формасы булмаячагына гарантия юк, дип белдерде. Бу COVID-19 коронавирус инфекциясеннән дә шулай ук. Бу хакта РИА Новости яза.

«Вакциналар — авыру таралуга каршы торуның бик көчле коралы. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: барлык вакциналар да авыруның авыр формаларыннан саклый. Вакцина вирус белән очрашудан саклый алмый, — диде ул «Россия 24» телеканалы эфирында.

Попова билгеләп үткәнчә, бүгенге вакциналарга да аңлы рәвештә якын килергә кирәк. Прививкадан соң бүтән беркайчан да авырмасмын дип уйлау — дөрес түгел. Үзеңне чирдән сакларга кирәк, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot