Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Прививка ясатмаучы 60 яшьтән өлкәнрәкләр эшләми торган көннәрдә өйдә булырга тиеш
30 октябрьдән бу кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляциядә кертелә.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстанда эшләми торган көннәр була. Бу көннәрдә прививка ясатмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өйдә мәҗбүри үзизоляциядә булырга тиеш.
«Татар-информ» агентлыгында матбугат чарасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шул хакта әйтте.
«30 октябрьдән башлап 60 яшьтән өлкәнрәк һәм вакцинация узмаган, соңгы алты айда авырмаган кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция кертелә», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз