news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прививка ясаткан казанлыларның берсе дә грипп белән авырмаган

Шәһәрдә яшәүче 600 меңгә якын кеше (шуларның 189 меңе – балалар) гриппка каршы прививка ясаткан.

Прививка ясаткан казанлыларның берсе дә грипп белән авырмаган
Султан Исхаков/архив

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Прививка ясаткан казанлыларның берсе дә грипп белән авырмаган. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта билгеле булды.

«Шәһәрдә яшәүче 600 меңгә якын кеше (шуларның 189 меңе – балалар) гриппка каршы прививка ясатты. Бүгенге көндә вакцинация үтүчеләр арасында грипп белән авыручылар юк», - дип хәбәр итте Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев.

Аның сүзләренчә, 8 февральгә Казанда грипп белән авыруның 118 очрагы (шуларның 89ы – балалар) ачыкланган.

Моннан тыш, грипп һәм ОРВИ буенча эпидемия бусагасы тиешле чиктән узып китү сәбәпле Казанның 5 мәктәбендә һәм 14 сыйныфта карантин игълан ителде, дип искәртте докладчы.

Хәлфиев билгеләп үткәнчә, грипп белән авырып киткән очракта өйдән чыкмаска, табиб чакыртырга һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк. Авыруларны изоляцияләү һәм бүлмәне ешрак җилләтү зарур, дип өстәде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100