news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Притон» операциясе 81 алкоголь һәм 32 наркотик куллану притоннары булуын ачыклаган

Республика буенча көч структураларының 10 көн эчендә уздырган уртак оператив-профилактика операциясе әнә шундый «җимеш» биргән

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда «Притон» операциясе барышында, 21 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр, барлыгы 81 алкоголь һәм 32 наркотик куллану притоннары булуы ачыкланган. Җыелышып наркотик матдәләр куллану урыны беленгәннән соң, закон буенча, аның хуҗасы башта рәсми кисәтелә, аннары шушы урын эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан янә тикшерелә, кабат шушы шөгыле белән эләккән очракта гына әлеге затка карата җинаять эше ачып, наркопритонны ябарга мөмкин була. Нәтиҗәдә, шушы вакыт эчендә наркопритоннарның 26сы ябылган.

Россия Федерациясендә үткәрелә торган алкоголь һәм наркотикларны ташучыларга, аларны сатучыларга бәйле уртак операцияләрдән  «Канал» дип аталганы гына гамәлдә, «Притон» оператив-профилактика операциясен исә Россиядә наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе кебек структуралар берләшеп уздырган.

 Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында үткәрелгән брифингта наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе оператив хезмәт җитәкчесе полиция полковнигы Сергей Забегин, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы урынбасары милиция полковнигы Ринат Галимбәков һәм әлеге министрлыкның җинаятьләр эзләү идарәсе ягыннан оператив эзләү часте җитәкчесе милиция полковнигы Алексей Завгороднев журналистларга шундый мәгълүматлар китерде. 

Р.Галимбәков сүзләренчә, республикада, 1 июль мәгълүматлары буенча, 15848 кешенең наркотик матдә куллануы беленгән, ә 1 гыйнварга алар саны 15066 булган. Шушы 15,8 меңнең 8,5 меңләбенә «наркоман» диагнозы куелган, калганнары, димәк, андый матдәләр һәм препаратларны әледән-әле кулланучы санала. Казанда исә наркологик диспансерда 5215 кеше исәпкә, ягъни күзәтүгә алынган. Мигрантлар катнашындагы җинаятьләр саны ел саен аз-азлап булса да үсә бара. Мәсәлән, узган елны алдагысыннан 0,4 процентка үсеш күзәтелсә, быел – 0,6 процент, дип белдерде брифингта катнашкан Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары милиция полковнигы Валентина Плеханова. Аның раславынча, бу исә чикләр аша чыкканда төп документка ясалма штамп басу кебек җинаятьләрне аеруча ныклап тикшерү нәтиҗәсендә фактлар ачылуга бәйле. «Әйтик, былтыр 15 шундый очрак ачыкланган иде, быел – 119. Чит ил гражданнары катнашында наркотикларга бәйле былтыр 24 җинаять ачылган булса, быел – 31, ягъни бу яктан да үсеш бар», - дип ачыклык кертте ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100