news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Присяжныйлар Татарстанда яшәүче хатынны балалары булган өйгә ут төртүдә гаепле дип таныды

Присяжныйлар Татарстанда яшәүче хатынны балалары булган өйгә ут төртүдә гаепле дип таныды
Фото: © "Татар-информ", Дмитрий Шатров

Казан Югары суды Тукай районы Сәет авылында йортка ут төртү турындагы эштә финиш сызыгына чыкты. Төп шикләнелүче – исән калган Илмира Гарданова. Аны гомуми куркыныч ысул белән җиде кешене үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза.

Бүген присяжныйлар аны ут төртүдә һәм җиде кеше һәлак булуда гаепле дип таныды. Ләкин алар хатын-кыз йомшаграк җәза бирүгә лаек, дип санады.

Исегезгә төшерик, 18 июньдә Тукай районы Сәет авылында өч олы кеше һәм 4 яшьтән 10 яшькә кадәрге дүрт бала булган йортта янгын булды. Тикшерү янгын ут төртү сәбәпле булган, дигән карарга килде. Барлык гаепләүләр Гардановага белдерелә. Янгында аның балалары, ире, абыйсы һәм әнисе үлде.

Гарданова гаебен танымый. Хәзер ул читкә китмәү турында имза куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot