Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд приставлары бурычын түләмәгән Татарстан фирмасының автомобильләренә арест салган
Суд приставлары Болгар шәһәрендә коммерция фирмасына караган ике Haval автомобиленә арест салган. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча баш идарәсе хәбәр итә. Бу адымга барырга компаниянең 600 мең сумнан артып киткән бурычы сәбәп булган. Компания килешү шартларын бозган һәм әҗәт түләтүче алдында бурычлы булып калган.
Суд дәгъваны канәгатьләндергән, башкарма документ суд приставларына җибәрелгән. Фирма урнашкан адрес буенча килеп, пристав-башкаручы Кытайда җитештерелгән ике автомобильгә арест салган. Шул ук көнне бурыч тулысынча түләнгән. Машиналар хуҗасына кайтарылган, башкарма производство тәмамланган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз