news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Приставларга алимент түләмәүчеләрне кулга алырга рөхсәт ителәчәк

Алимент түләмәүчеләрне суд приставларының хезмәт органнарына Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашыннан башка да алып килеп булачак.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”).  Суд приставларына алимент түләмәүчеләрне суд приставларының хезмәт органнарына алып килү хокукы бирелү турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Төзәтмәләр кертелгәч, моны Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәләреннән башка да эшләп булачак. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Закон проекты авторлары – Дәүләт Думасының бер төркем депутатлары һәм Дәүләт төзелеше һәм закон буенча Дәүләт Думасы комитетының рәисе Павел Крашенинников.

Үткән ел, ике ай һәм аннан да артыграк вакыт эчендә җитди сәбәпсез алиментларны түләмәү очраклары өчен җаваплылык кертелгән иде. Бу норманы гамәлгә керткәннән бирле, 10 меңнән артык эш кузгатылган. Нәтиҗәдә, 34 млн сумга алимент бурычлары капланган. Яңа төзәтмәләр шушы җаваплылыкка бәйләп тәкъдим ителә. 

Ләкин алимент түләмәүчеләр еш кына суд приставының чакыруы буенча килми. Штраф салу өчен приставлар үзләре аларны алып килү хокукына ия түгел. Шуңа күрә приставларга эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу исә административ хокук бозу буенча эш барышын әкренәйтә, полициягә өстәмә эш ясый, дип хәбәр итә закон проекты авторлары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100