news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Приставлар нинди бурычлар өчен Россиядән чыгарга рөхсәт ителмәгәнен аңлатты

Алимент, мөлкәткә зыян яисә мораль зыян өчен бурыч чит илгә чыгармауның сәбәбе булырга мөмкин. РИА Новости агентлыгына РФ Суд приставлары федераль хезмәтенең башкала идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда белдергәннәр.

«Башкарма производство турында» 02.10.2007 № 229 Федераль законның 67 маддәсе нигезендә, судтан бирелгән яки суд акты булып торган башкарма документта каралган түбәндәге таләпләрне: алиментларны түләтү, сәламәтлеккә китергән зыянны каплау, туендыручының үлеме белән бәйле, мөлкәткә зыян яисә җинаять аркасында мораль зыян (10 мең сумнан артып киткән) кебек таләпләрне үтәмәгәндә, бурычлы кешенең Россия Федерациясеннән чыгуы вакытлыча чикләнә», – диделәр ведомствода.

Моннан тыш, илдән чыгып китүне мөлкәткә кагылышлы булмаган характердагы бурычлар өчен тыярга мөмкиннәр. Шул ук вакытта суммасы 30 мең сумнан артып киткән башка бурычлар булган очракта да гражданнарга Россия Федерациясеннән китүне тыя алалар.

Ведомствода искәрткәнчә, бурычлы кеше билгеләнгән вакыт тәмамланганнан соң ике ай эчендә бурычын түләмәгән булса, бурычның суммасы 10 мең сум булса да, аны илдән чыгармаска мөмкиннәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot