Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Приставлар Казандагы «Регистан» чәйханәсен сүтәргә әзерләнә
Чәйханә янына төзелеш техникасы килде, бинадан бөтен кыйммәтле әйберләрне урамга чыгардылар.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Суд приставлары Казанның Адоратский урамында урнашкан «Регистан» чәйханәсен сүтәргә әзерләнә. Авыр төзелеш техникасы тиздән эшкә керешәчәк.
Суд карары белән бина законсыз төзелгән дип табылды. Аннан бөтен кыйммәтле әйберләрне урамга чыгардылар. Эшчеләр бинаны челтәр белән әйләндереп алды.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/c92b7c61947a767b226857aebe6a871017e72324fa4dbf35faa909670e93.jpg)
«Яңа Савин районы суды карары нигезендә бина законсыз төзелгән дип табылды. Бурычлы затның моннан ярты ел элек быелның 20 июлендә үз көченә кергән суд карарын ирекле үтәү вакыты чыкты. Ул суд карарын үтәмәде, милекнең күп өлеше бинада кала. Бурычлы зат ике сәгать эчендә әйберләрне алып чыгарга тиеш», - дип искәртте Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча әйдәп баручы белгеч-эксперты Антон Курчаков.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/67225f8a77affd3297449ad1cbc6a075ff89987f6e6d6054849c012735c4.jpg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз