news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пристав татарстанлыдан улы авариядә үлгән пенсионерга 430 мең сум түләтүгә ирешкән

Суд приставларының Мөслим район бүлеге район кешесеннән пенсионер әби файдасына мораль һәм матди зыян өчен 430 мең сум күләмендә компенсация түләттерү турындагы башкарма производствоны караган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ачыкланганча, ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызның улы һәлак булган авариядә гаепле дип табылган. Ул пенсионерга компенсация түләргә тиеш булса да, моны эшләргә ашыкмаган.

«Башкаручы пристав ир-атны берничә тапкыр кисәткән, үз-үзен шул рәвешле тотуы аңа карата мәҗбүри чаралар куллану белән төгәлләнергә мөмкин дип әйткән. Профилактик әңгәмәләр үткәрү нәтиҗәсендә бурычлы ир-ат әҗәтен тулысынча түләгән», - дип искәрттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100