news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Принц Уильям һәм Гарри Лондонда әниләре принцесса Диана истәлегенә һәйкәл куя

Монархлар гаиләсе принцесса Дианага һәйкәл ачу, аның тормышы һәм мирасы турында уйланырга этәрер дип ышана.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). Бөекбритания тәхете варисы Уильям һәм аның ир туганы принц Гарри Лондон шәһәрендә әниләре – принцесса Дианага һәйкәл куяга җыена. Бу вакыйга принцесса Диананы искә алып, аның вафатына 20 ел тулу уңаеннан планлаштырыла, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы король гаиләсе тараткан мәгълүматка сылтама белән.

"Безнең әни үлгәнгә егерме ел узды, нәкъ менә хәзер аңа һәйкәл куеп, аның Корольлекләргә һәм бөтен дөньяга уңай тәэсирен танытып була. Әлеге мемориал аның тормышы һәм мирасы турында уйланырга этәрер дип ышанабыз", – диелгән Диана балаларының белдерүендә.

"Принцесса Диана сыны аның уллары гозере буенча Кенсингтон сарае бакчасында урнаштырылачак", – дип билгеләп үтелә белдерүдә. Уильям һәм Гарриның инде бу эшкә акча җыю буенча махсус комиссия булдырулары да әйтелгән. Композияциянең исеме соңрак хәбәр ителәчәк.

Искәртеп үтик, Диана Фрэнсис Спенсер 1961 елда туган, 20 яшьтә ул Бөекбритания тәхете варисы принц Чарльзга кияүгә чыга. Никахлары уңышлы булмау сәбәпле, алар 1996 елда рәсми төстә аерылыша. Дианадан монарх гаиләсе әгъзасы хокукын алалар, әмма аңарда, тәхеткә чиратта икенче һәм өченче булып килгән варисларның анасы буларак, принцесса титулы кала.

1997 елның 31 августында төнлә Диана автоһәлакәттә һәлак була. Аның турында бик күп китаплар языла, фильмнар төшерелә. Гаммәви мәгълүмат чаралары Диананы "XX гасырның иң танылган хатын-кызы" һәм "илнең иң фотографиягә күп төшерелүче хатын-кызы" дип атый. 2002 елда, "Би-би-си телерадиотапшырулар компаниясе сораштырулары нәтиҗәләре нигезендә", Диана шәхесе Бөекбританиянең бөек шәхесләре исемлегендә королева Елизавета II һәм башка монархларны да узып, өченче урынны били.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100