news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Приморьеда укытучыны үтергән мәктәп директоры малае аның белән якын мөнәсәбәттә булган

Хокук саклаучылар явыз җинаятьтә шикләнелгән 19 яшьлек егетне тоткарлаган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Приморьеда укытучыны үтергән мәктәп директоры малае аның белән якын мөнәсәбәттә булган, дип хәбәр итә "РИА Новости" хатын-кызның элеккеге ире Александр Хроленко сүзләренә сылтама белән.

Элегрәк тикшерүчеләр 26 яшьлек укытучы хатын-кызның 14 октябрьдә Покровка авылында юкка чыгуы турында хәбәр тараткан иде. Җинаять кылуда шикләнелеп, бу укытучының 19 яшьлек танышы тоткарланган. Ул исә хатын-кызны буып үтерүе, аннары үле гәүдәсен Полтавка елгасына ташлавы, шәхси әйберләрен ягуы турында әйткән. Укытучының мәете һаман табылмаган.

Тоткарланган егет укытучыны күралмау сәбәпле аны үтерергә мәҗбүр булганын да белдергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot